Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр- яктылыкка, нурга илтә!

27 март -Халыкара театр көне

   Театр- яктылыкка, нурга илтә! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала! Кадерле дуслар! Иҗат юлларын шушы жанрга багышлаган хөрмәтле артистларыбызны һәм һәвәскәр сәхнә осталарын һәм, әлбәттә, барлык театр сәнгатен сөючеләрне  Халыкара театр көне белән тәбрик итәбез! Иҗат чишмәләрегез саекмасын, тамаша заллары һәрвакыт тулып торсын. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате  һәрвакыт  милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы булып калсын!

  Кыскача белешмә: Халыкара театр көне Халыкара театр институтының IX конгрессы тарафыннан 1961 елда билгеләнгән һәм ел саен 27 март көнне билгеләнеп үтелә. "Театр" сүзе борынгы грек теленнән (theatron, θέατρον) килеп чыккан һәм "карау урыны" дигәнне аңлата

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев