Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедә сом балыгы үрчетәчәкләр

Тиздән Теләче сәнәгать мәйданчыгында яңа предприятие эшли башлаячак. Биредә 1 июль көнне Африка сомнарын үстерү һәм эшкәртү предприятиесенө нигез ташы салынды. 1440 квадрат метр мәйданны биләгән бинада авырлыгы 1,5 килограммга кадәр булган сом балыклары үрчетәчәкләр. Бүген 20 мең кечкенә, 100 данә 1,5 килограммга җиткән сом балыкларын Санкт-Петербургтан алып кайтып, аквариумга...

Оешма җитәкчесе Рафаэль Бәйрамов әйтүенчә, ярты ел эчендә балыклар бер килограммга кадәр үсәчәк. Сәламәтлек өчен файдалы булган әлеге балыкның бәясе иттән арзанрак булачак дип ышандыра җитәкчелек. Җитештерелгән продукцияне сату өчен Теләчедә, якын тирә районнарда сәүдә нокталары эшләячәк. Сом балыгының тере килеш килограммын 200 сумнан сатарга исәплиләр.

Сом балыкларына сорау бүгеннән зур. Балык продукциясе республика мәктәпләренә, балалар бакчаларына таратылачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Африка сомнарын күпләп үрчетеп, үстерү эшенә Теләче районы Татарстанда беренчеләрдән булып кереште. Елга 400 тонна продукция җитештерүне максат итеп куйган предприятиедә алга таба 150-200 кешегә эш урыны булачак. Төзелеп килүче бинада 9 кубометрлы 50 бассейн урын алачак. Биредә киләсе елга, тагын бер бинаны сафка бастырып, сом балыгыннан фарш, икра һәм башка төр продукция җитештерү уе белән яналар.

Берничә елдан биредә эшчеләр өчен ашханә, тулай торак та калкып чыгачак. "Эшчеләр өчен уңайлы шартлар булган очракта гына, мул продукция җитештерү турында хыялланып була,"- ди предприятие җитәкчесе Рафаэль Бәйрәмов.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА.
Автор фотосы.

http://www.tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев