“Тоннель” чарасы була
Агымдагы атнада ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, “Тоннель” операциясен үткәрә.
Юлларда игътибарлы булуыгыз, иминлек каешларын эләктереп, тизлек режимын саклап йөрүегез сорала. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр кимеми. Мисалга, быел 6 айда районда иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән –27, балаларны махсус утыргычта йөртмәүчеләр 7,5 процентка күбрәк ачыкланды. "Тоннель" профилактик чарасы моннан соң да даими үткәреләчәк”,– дип белдерә ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев