24 мартта республика конкурсының зона этабында районыбызны «Тургай» приютыннан Җиһанова Ләйсән Мансур кызы лаеклы тәкъдим итте.
Зур эш стажы булган Педагог судьялар комиссиясе әгъзаларына үз эшен тәкъдим итте һәм бөтен эшчәнлеген җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында күрсәтте.Үзенең доклады барышында Ләйсән Мансур кызы балигъ булмаган балалар белән барлык проблемаларны һәм аларны хәл итү ысулларын чагылдырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ләйәсән Җиһанова лауреат дипломы белән бүләкләнде.


Нет комментариев