Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәвит Шакиров сабый балага канын тапшырган [+фото-видео]

Бу көннәрдә юмор остасы Җәвит Шакиров "Инстаграм" челтәрендә кан тапшырган вакытта төшерелгән видеосын урнаштырды. Күпләр аның донорлык белән шөгыльләнә башлавы турында кызыксынды булса кирәк. Шул уңайдан аның белән элемтәгә кердек.

- Җәвит әфәнде, донорлык белән кайчаннан шөгыльләнә башладыгыз?

- Бер көнне "Инстаграм"нан Әхмәтҗанова фамилияле сабый балага тискәре булган I төркем кан кирәклеген күреп алдым. Миндә дә шундый кан дип, тапшырып кайттым. Донорлык белән шөгыльләнгәнем юк иде. Кирәк чакта кан бирәм. Каным тискәре булса да, үзем бик уңай кеше мин (көлә). Файдасы тисен дип барасың. Гомере озынайсын, тизрәк сәламәтләнсен, бәхетле булсын. Бөтен кан кардәшләремә дә әйтәм. Бу дөньяда яшисең икән, изгелек кылырга кирәк. Үзебезгә сәламәтлек булып кайта ул. Изгелек җирдә ятмый диләрме әле? Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәктер.

- Беренче тапкыр тапшырмыйсыз бугай?

- Юк. Соңгысында: "Сездә бик сирәк кан төркеме. Ике ай саен килегез", - диделәр. Теләп барам. Бигрәк тә балалар өчен.

- Кан биргәннән соң башыгыз әйләнмәдеме?
- Юк. "Синдә кан күп икән", - диде Зөлфия апагыз. Шылт та итмәдем, баш та әйләнмәде. Тапшыргач көне буе руль артында эшләрем буенча йөрдем. "Бераз ял итәргә кирәк бит инде", - дип әйтте әйтүен Зөлфия апагыз.

aPApq_Wtx88888mQ.jpg

- Корбан гаетен ничек уздырып җибәрдегез? Быел корбан чалдыгызмы?

- Ел саен чала идек. Быел инде ният булмагач, ул эшне башкара алмадык. Коймак исләре чыгарып, табыннар әзерләп кунакка чакырабыз.

- "Башваткыч"ны сагынасызмы? Зөлфәт Зиннуровның алып баруын карыйсызмы?

- Бик сагынганым юк. Кайсыбер вакытта искә төшеп китә. Дөресен әйткәндә, карарга вакытым да юк. Аннары өйдә булганда туры да килми. Шимбә көннәрендә эшлибез. Тамашачылар искә төшерә. Шалтыраткан, урамда очраган кешеләр: "Нишләп безне ташладыгыз? Күңелле алып бара идегез" - диләр. "4 ел алып бардым бит инде. Яшьләргә дә урын бирергә кирәк. Алар да популярлашсын", - дип җавап кайтарасың. Молодцы! "Башваткыч" тапшыруы бик мәгънәле. Белмәгән нәрсәләрне дә беләсең.

- Данир Сабиров сезнең тапшыруга пародия дә куйган иде бит.

- Данир үзе безне концертына чакырды. Көлә-көлә карадык. Данирның үзе өчен бик яхшы материал булды. Киләчәктә "Башваткыч"ның яңа алып баручысы Зөлфәт Зиннуровка да ясар дип уйлыйм. Мин башлангычы. Яхшы пародия ясаганы өчен Данирга рәхмәт әйттем. Бик талантлы егет, молодец!

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев