Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм газ сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен "Газпром трансгаз" Казан җәмгыяте магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линия җитеш­терү идарәсе газ компрессор хезмәте башлыгы Рәсим Кирам улы Гыйззәтуллин;  торба үткәрүче Кутузов Динар Валерьевич; автоматлаштыру һәм метрологик тәэмин итү хезмәтенең әйдәп баручы инженеры Марат Мәхмүт улы Шәфигуллин; мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм укыту-тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Килдебәк мәктәбе директоры Нияз Миннәхмәт улы Мәүлитов Саба муниципаль районының Мак­тау грамотасы белән бүләкләнделәр.

  Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен район үзәк  хастаханәсенең азык-төлек блогы пешекчесе Раушания Хәмит кызы Шәмсетдинова; сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Шәмәрдән участок хастаханәсе фельдшеры Гөлсинә Явдат кызы Цыганкова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Лукоз Саба» җәмгыяте терлек караучысы Гөлчәчәк Илдус кызы Бариева;  тракторчы Илнур Мәгъфур улы Әскәров; авыл хуҗалыгы тармагының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен җәмгыятьнең баш хисапчысы Ләйсән Илгиз кызы Габсаттарова; хисап буенча әйдәп баручы белгеч Ландыш Фәрит кызы Гарипова; күпьеллык намуслы хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен йөзү бассейны инструктор-методисты Светлана Илдус кызы Кириллова; газ тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм оешуга 50 ел тулу уңаеннан «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линия-җитештерү идарәсе коллективы; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, телевидение һәм радиотапшырулар үсешенә зур өлеш кертүләре һәм оешуга 30 ел тулу уңаеннан "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы "Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге"нең Шәмәрдән цехы коллективы Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев