Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында ике кеше зарарланган

32 санлы мәктәптәге сигнализациянең төтен чыгуга ук «хәбәр салуы» һәм коткаручыларның тиз арада чаралар күрүе аяныч нәтиҗәләрдән саклап калды. Әмма бу хәлгә күз йомып калып булмый, билгеле. Йөзләгән бала гомеренең куркыныч астына куелуында кем гаепле - бу кемнеңдер ялгышлыгымы, әллә җаваплы затларның үз вазыйфаларына салкын каравымы? Intertat.ru хәбәрчесе шул хакта...

32 санлы мәктәптәге сигнализациянең төтен чыгуга ук «хәбәр салуы» һәм коткаручыларның тиз арада чаралар күрүе аяныч нәтиҗәләрдән саклап калды. Әмма бу хәлгә күз йомып калып булмый, билгеле. Йөзләгән бала гомеренең куркыныч астына куелуында кем гаепле - бу кемнеңдер ялгышлыгымы, әллә җаваплы затларның үз вазыйфаларына салкын каравымы? Intertat.ru хәбәрчесе шул хакта белеште.


Вероника Максимова әлеге мәктәптә 10 сыйныфта укый. Янгын башланганда, аның 3 катта дәресе узган. Гади генә уку көненең шулай тәмамланачагын укучылар да, укытучылар да күз алдына да китермәгән, билгеле.

- Дәрес вакытында янгын системасы эшли башлады. Без моны мәктәбебездә еш кына узган өйрәтү тревогасы, дип уйладык. Бер классташымның төтен исен сизеп алуы турындагы сүзләренә дә игътибар итмәдек. Укытучыбыз үзе дә берни аңламыйча гына безне сыйныфтан алып чыкты. Ул тыныч иде, бернинди паника булмады. Без тиз арада урамга чыгу ягын карадык. Бөтен җиргә төтен таралган иде. Малайлар кечерәкләргә ярдәмгә ашыкты. Укытучыларның да күбесе диярлек мәктәп эчендә калды. Күпчелекне тәрәзәләр аша эвакуацияләргә туры килде. Әлбәттә, курыктык, мәктәптә калганнар өчен бик тә борчылдык. Күпләрнең энеләре, сеңелләре шунда иде бит әле, - дип сөйли Вероника.

Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләр аша яшен тизлеге белән таралды. Ни дисең - мәгълүмати технологияләр заманы бит! Вәзгыятьне чынбарлыктагыдан күпертеп күрсәтергә теләүчеләр дә табылды, билгеле. «Балалар тәрәзәләрдән сикерәләр», «Сәгатьләр буе урамда туңып торалар», «Якын-тирәдә яшәүчеләр, киемнәр алып килегез!» ише мәгълүматлар да таралды.

Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 13.23 сәгатьтә килеп ирешкән. Беренче янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина төтен белән капланган була. Ут чыганагы исә беренче каттагы 15 кв.м. мәйданлы бүлмәдә ачыклана.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 300 кеше (шул исәптән 20 укытучы) үз көчләре белән урамга чыккан була, калган 197 кешене (шул исәптән 13 укытучыны) эвакуацияләүне коткаручылар башкара. Икенче каттагы 20 укучыны махсус баскычлар ярдәмендә төшерергә туры килә. 13.28 сәгатьтә янгын таралу куркынычы бетерелә, 13.34 сәгатьтә ачык ут чыганагы юк ителә. Бу коткаручыларның ни дәрәҗәдә оператив, профессиональ эш итүләрен күрсәтә.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын техник хезмәткәр бүлмәсендә чыккан. Әлеге эшче сүзләренчә, ул 12.50 сәгатьтә, слесарь остаханәсендә утны кабызып калдырып, эш буенча икенче катка менеп китә. Янгын сигнализациясен ишетүгә беренче катка төшә һәм бүлмәсеннән төтен чыкканын күрә. Шунда ук янгынны сүндерергә керешә.

Янгында ике кеше зарарланган. Берсе - әлеге техник хезмәткәр. Ул ут белән көрәшкәндә кулларын яндыра. Икенчесе - 25 яшьлек укытучы, тәрәзә пыялаларын ватканда, уң кулын яралый.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64507-m

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев