Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндәге фаҗига: 14 яшьлек укучы тәрбиягә алынган булган

Бу дөньядан кайчан китәсен берәү дә белми. Иртән кеше елмаеп-көле, өйдән чыгып китә, ә кичен исә аның җансыз гәүдәсен генә кайтаралар... 18 октябрь көнне Яшел Үзән районында булган фаҗига турында да күпләрегез ишеткәндер: Норлат мәктәбендә линейка вакытында 14 яшьлек егет аңын югалтып егыла.

Мәктәп фельдшеры санаулы минутлар эчендә беренче ярдәмне күрсәтә, әмма егет ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк җан бирә.

Олег Бакач Норлат мәктәбенең 8нче сыйныфында укыган. Үзе Өтәк авылыннан. Быел мәктәпләре ябылу сәбәпле укуын Норлатта дәвам иткән.

Олегның нинди укучы икәнен белергә теләп, Intertat.ru хәбәрчесе Норлат мәктәбе белән элемтәгә керде. Әмма телефонның аргы башыннан: "Без бүген бернинди интервью бирмибез", - дип җавапладылар. Юкса, интервью алып утырырга җыенмаган да идем.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Рифат кызы да коры мәгълүматлар биреп котылу җаен карады.

- Укытучы буларак мин Олег турында бик уңай фикердә. Ул тыныч, кешелекле, җаваплы укучы булды. Безнең коллективка 1 сентябрьдән генә килеп кушылды. Шушы ике ай эчендә үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Тәртибе дә әйбәт, яхшы укыды. Бик тыныч һәм сабыр укучы булды, - диде.

Фаҗига турында сөйләүдән ул тулысынча баш тартты. Олегның кичәге иртәсе, линейкага ни сәбәпле җыелу, нидән авырып китүе һаман да сер булып кала бирә.

- Без бик якын дуслар идек, - дип сөйли М. исемле дус кызы. - Быел безгә килеп укый башлагач, аралаша башладык. Ул миңа мәхәббәтен дә аңлатты. Олег спортны яратты, отжимание ясау һәм прессны ныгыту аның көндәлек режимына кертелгән иде. Сәламәтлегенә беркайчан да зарланмады. Без аның белән кичә дә иртән сөйләшеп тордык. Үз-үзен тотышында сәерлекләр сизмәдем. Линейкага кадәр ул ашханәгә барган, анда да үзен яхшы хис иткән. Олег зур хыяллар белән янды. 11 сыйныфны тәмамларга, десантчылар гаскәрендә хезмәт итәргә хыялланды.

Олег тәрбиягә алынган бала булган. Әнисе Антонина Борисовнага 56 яшь, тарих фәненнән белем бирә.

- Эх, бик матур гына үсеп килә иде, әрәм булды, - дип уфтана Өтәк авыл җирлеге башлыгы Николай Туктаркин. - Мәктәп чараларында гына түгел, авыл бәйрәмнәрендә дә катнашып килде Олег. Бик өметле бала дип карап тора идем. Ул безнең авылга 2012 елларда күченеп кайтты. Бертуган энесе дә бар. Олы йөрәкле ханым аларны аермыйча, икесен дә тәрбиягә алган. Әтиләре юк. Антонина Борисовнаның ире аңа кадәр вафат булган иде. Аларның үзләренең ике кызлары бар. Берсе Мәскәүдә яши, икенчесе шушы авылда кияүдә.

Кемнән генә сорама, мәрхүм Олегны һәркем яхшы яктан искә ала. Барысы да аны юксына, сагына...

- Олег бик әйбәт укыды, "отличник" иде, - дип уфтана әнисенең бертуган сеңлесе Алеся Бакач. - Барлык конкурсларда катнашты. Алар турында үзе ишетеп, катнашырга теләк белдерә иде. Бер генә бәйге дә аннан башка узмады. Мактаулы кәгазьләре өелеп калды. Көрәш белән шөгыльләнде, спортзалга йөрде. Хыяллары бик зурдан иде шул. Хәрби училищега укырга керергә, десантчы булырга теләде. Әмма вакытыннан алда безнең яннан очып китте.

Апасы әйтүенчә, Олег бервакытта да сәламәтлегеннән зарланмаган. Нык егет булган. Шуның өстенә чибәр дә.

Дуслары сүзләренә карасаң, кичә иртән автобуста мәктәпкә барганда ул сабакташларын кызыклы хәлләр сөйләп көлдергән. Гомумән, һәр компаниянең җаны булган Олег. Йөзеннән бервакытта да елмаю китмәгән. Һәр кеше белән елмаеп исәнләшкән, ярдәм кулын сузарга әзер торган. Тик үзенә ярдәм вакытында күрсәтелсә дә, гомерен саклап калып булмый шул. Япь-яшь гомерләрнең шулай иртә өзелүе бигрәк кызганыч.

Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. Сүз уңаеннан, сентябрь башында Алексееевскида да дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы вафат булган иде. Үлем сәбәбен никотиннан күрделәр. Әлеге матдә йөрәк өянәген кузгатуга этәргеч булган.

Кичә язган идек: Татарстанда мәктәп линейкасы барган вакытта укучы үлгән

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев