Җырчы Фидан Гафаровның гаиләсенә кайгы килгән
Яңалыклар

Җырчы Фидан Гафаровның гаиләсенә кайгы килгән

Күренекле җырчы Фидан Гафаровның хатыны Фәризә ханым вафат булган.

Быел алар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үткән булганнар.

Фәризә Хәбибулла кызы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.  Алар 1967 елда гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.  Гафаровлар февраль аенда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән булганнар.

Фидан әфәнденең тирән кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев