Юллардагы вәзгыять: 16 кеше тән җәрәхәте алган
Яңалыклар

Юллардагы вәзгыять: 16 кеше тән җәрәхәте алган

Кичә, 12 октябрьдә, Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян салган 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән.

Бәхеткә күрә, үлүчеләр юк, 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Октябрьнең 12 көнендә республикада 198 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 16 кешенең гомере өзелгән, 215е төрле тән җәрәхәте алган.

Сүз уңаеннан: Шул ук көнне Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 13 кешене эләктергән.

http://intertat.ru/


Нет комментариев