Ильяс Гафаров чит илдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәчәген әйтте.
Yummy music җитәкчесе Ильяс Гафаров лейблны киләчәктә Европага чыгарырга тели. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Әлбәттә, чит илгә чыгу теләге бар. Барысына да куллар җитеп бетми, ләкин без читтә яшәүче татарлар аша Европага кармак салу юлларын эзлибез”, - диде Ильяс Гафаров.
Җитәкче сүзләренә караганда, татар милләтеннән булмаган халыкка җиңелрәк аңлатыр өчен “лейбл” дигән исем алынган. “Ул индустриядә стандартларга кергән термин. Икенче төрле әйткәндә, без – иҗади берләшмә. Безнең уртак стилебез бар”, - ди ул.
“Күргәнегезчә, безне белгәннәр күбесенчә Казанга тартыла, без башкаладан еракка китә дә алмыйбыз. Әйтик, күптән түгел безне Мәскәүнең бер федераль каналы документаль тапшыруга төшерергә килде. Тора-бара бәлки бу берләшмәнең даны чит җирләргә дә таралыр”, - ди Гафаров.
Фото: Султан Исхаков


Нет комментариев