Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2011 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге узды

Ярышлар Тимершык мәктәбе базасында узды

11 ноябрь  көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2011 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды. Ярышта  барлыгы 9  команда:  “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе”,  Шәмәрдән лицее, Саба, Лесхоз, Явлаштау, Гимназия (ике команда), Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәпләре, Икшермә кадет-интернат мәктәбе көч сынашты.

Командалар көчле әзерлек белән килгән  иде.  Ярышлар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын –“Сабантуй-1” командасы, Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәбе  (тренер Шакиров Ш. Х.)

2 урын – “Гимназия”, тренер Гафиятуллин Р. Р.

3 урын  –“Сабантуй -2”  командасы, Икшермә кадет-интернат мәктәбе (тренер Гарафиев И.А.)

Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар  акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Шулай ук әлеге ярышта судья вазифасын башкарган тренерларга “Сабантуй” спорт мәктәбе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев