Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр!

    Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

 Галимнәр җир йөзендә 2500-5000 чамасы тел бар дип саныйлар. Дөньяда телләрнең күп булуы аларны төркемләү кирәклеген китереп чыгара. Без кардәшлек ягыннан төркемләүгә тукталырбыз.

Телләрне генеалогик (кардәшлек) яктан тикшерү күрсәткәнчә, дөнья телләре якынча 15 ләп туганлык гаиләсенә бүленә: һинд-европа, семит-хәмит (афразия), кавказ, алтай телләре һ.б. Һәр гаиләгә кергән телләр тагын берничә тармакка аерыла. Мәсәлән, һинд-европа гаиләсенә һинд, иран, славян, балтыйк, герман, роман төркемнәре карый һәм алар үз чиратында тагын төркемчәләргә бүленә.

Төрки телләр көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармакларына бүленә. Көнбатыш һун тармагына кергән телләр арасында татар теленә иң якын торганы – башкорт теле. Кыпчак төркеменә кергән телләр белән татар теленең кардәшлеге якынрак, уртак үзенчәлекләре күбрәк. Ә төрки телләрнең көнчыгыш һун тармагына караучы телләр кардәшлек ягыннан татар теленә ераграк торалар, алар арасында аермалыклар күбрәк, бу телләрне аңлавы кыенрак. Төрки телле республикалар: Төркия (Анкара), Азәрбайҗан (Баку), Казахстан (Астана), Кыргызстан (Бишкәк), Төркмәнстан (Ашгабат), Таҗикстан (Дүшәмбе), Үзбәкстан (Ташкент) Татарстан (Казан) һ.б.

Бүгенге көндә күпләп яшәгән җирләр: Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан, Екатеринбург, Төмән өлкәләре. Пермь крае, Курган, Ульяновск, Сарытау өлкәләрендә дә, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларында да татарлар элек-электән яши. Урта Азиядә татарларның саны шактый зур. Гомумән, элекке Советлар Союзы территориясендә татарлар очрамаган җирләр юк дәрәҗәсендә.

Татарлар чит илләрдә дә (Төркия, Финляндия, Америка, Кытай, Япония, Австралия һ.б. илләрдә ) яши. 1990 еллар бөтендөнья татарларының берләшә башлау еллары булды. 1992 елда тарихта беренче мәртәбә бөтен Җир шарыннан Казанга татарлар җыелды. Шуннан бирле һәр биш ел саен татар халкының төрле төбәктән килгән вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессында очраша.

Җирнең теләсә кайсы җиренә барып чыгып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитә дигән фикергә килгәннәр. Шул 14 тел арасында татар теле дә бар. Төрки телләр гаиләсеннән татар теленең сайлануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

 Барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев