26 май – Россия эшмәкәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Максатчан, тырыш, тәвәккәл, тормышта үз урыннарын тапкан, районның социаль һәм икътисади үсешенә, иганәчелек һәм хәйриячелек эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүче эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Сез төрле программаларда катнашасыз, проектларыгызны тормышка ашырасыз, яңа эш урыннары булдырасыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга да сезнең ярдәмегез әйтеп бетергесез зур. Игелекле гамәлләрегез өчен рәхмәт җиткереп, сезгә нык сәламәтлек, максатларыгыз,яңа идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын,гаиләләрегезгә иминлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев