Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

40 яшендә биш бала белән тол калган...

Сабада яшәүче Зәйнәп Нургали кызы Вәлиевага 97 яшь тулды. Мөхтәрәм ветеранга Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тапшырды.

  Валиева Зәйнәп Нургали кызы 1929 нчы елның 16 февралендә Саба районы Чәбки-Саба авылында  туа. Сатыш авылында 7 класс белем алганнан соң колхозда төрле эшләр башкара, туган авылында кибетче булып та эшли. Бик яшь булуына карамастан урман кисү, вагон төяү, печән чабу кебек авыр хезмәтләрне дә башкарырга туры килә аңа.

   1951 нче елда Зәйнәп апа Чиләбе өлкәсенең трактор заводына эшкә китә. Шунда Саба районы Нырты авылы егете Равил абый белән танышып гаилә коралар. Беренче сабыйлары да шунда дөньяга килә.

   1953 нче елда Нырты авылына кайтып урнашалар. Гаилә башлыгы  буларак Равил абыйга тормышларын алып барырга, гаиләсен туендырырга кирәк була....Шундый уйлар белән Равил абый Казахстан якларына чыгып китә, шахтага эшкә урнаша. Яшәү урыннарын җайга салгач, 1954 нче елның апрель аенда, гаиләсен дә үзе янына чакыра. Шулай итеп алар Караганда шәһәрендә яши башлыйлар. Ләкин, кызганычка каршы, 1969 нчы елда, Равил абый эшләгән шахтада бәхетсезлек очрагы килеп чыгып ул шунда вафат була. Зәйнәп апа 40 яшендә 5 бала белән тол кала. Ләкин сынаулар моның белән генә бетми әле – Зәйнәп апага бер-бер артлы 3 малаенда җир куенына салырга туры килә.

      Яшь олыгаюга барган саен күңел барыбер туган якка тарта. Зәйнәп апаның да шулай була. Һәм алар кызлары белән бергәләп, 2017 нче елның ноябрь аенда, Байлар Сабасына күченеп кайталар.

       Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Зәйнәп апа михнәтләргә бирешмичә, хезерге тыныч, мул тормышка килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераныбыз, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 8 онык, 17 оныкчыгының яраткан әбисе, ике кызының таянычы.                  Киредән аның кайтышын кочак җәеп каршы алган туган ягына, аның кешеләренә, һәрдаим аның сәламәтлеген кайгыртып торучы Саба үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә Зәйнәп Нургали кызы бик рәхмәтле.

      Ә без исә йөзеннән нур балкып торучы Зәйнәп әбигә, аны тәрбияләп торучы кызларына киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев