60 елдан соң очрашу
Моннан 60 ел элек мәктәп бусагасын атлап чыккан өлкәннәр уку елларындагы хатирәләрне яңартырга кабат бергә җыелды.
Җәй айлары чыгарылыш кичәләре белән генә түгел, классташлар очрашулары белән дә ямьле. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында элек-электән әнә шундый искиткеч матур гадәт яши. 5-20 елдан соң очрашалар балачак дуслары. 30-40-50 елдан соң да күрешеп, еракта калган бала һәм яшьлек чорларын искә алучылар бар. Әнә шундый ямьле чараларның берсе бу көннәрдә Саба гимназиясендә узды. Моннан 60 ел элек мәктәп бусагасын атлап чыккан өлкәннәр уку елларындагы хатирәләрне яңартырга кабат бергә җыелды. 60 ел – үзе бер кеше гомере. Еллар узган, чәчләренә дә чал төшкән, инде күптән әби-бабай булган, шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган алар.
“Бер класста 36 бала укыдык. Бик тату, бердәм булдык. Төрле авыллардан килеп укучылар бар иде. Мәктәпне тәмамлагач, төрлебез төрле якка таралыштык, кемдер укырга керде, кемдер армиягә китте. Аннары гаиләләр кордык, балалар үстердек, шулай яшәдек. Инде менә картлыкка килеп җиттек. Бу очрашуга да исән-сау булганнар килдек. Арабыздан вакытсыз гүргә кергән классташларыбыз шактый, укытучыларыбызның да күбесе вафат инде. Бүгенге очрашуда мөхтәрәм укытучыларыбыз Гөлзар апа Галиева, Ленина апа Ракованы күрү үзе бер шатлык. Бу күрешүләр хәерле булсын, әмма соңгысы булмасын. Очрашудан үзебезгә бик зур рухи азык алдык. Калган гомеребезне исән имин булып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп үткәрергә язсын”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты очрашуны оештыручы Равил абый Йосыпов. Гимназиядә кунакларны директор Айнур Шәймарданов каршы алды, мәктәпнең хәзерге тормышы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру, укучыларның туклануы, класслардагы шартлар, хәтта укытучыларның укыту сәгатьләре һәм хезмәт хаклары да кызыклы иде өлкәннәргә. Үзләренең төрле авыллардан, кайвакыт җәяүләп килеп укыган чакларын, интернатта яшәгәннәрен дә искә алдылар. Очрашуның икенче өлешендә өлкәннәр Сабаның “Гаилә” паркында булдылар, истәлеккә фотоларга төштеләр. Эчкерсез аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев