Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«АДӘМ БЕЛӘН ҺАВА»ны таныдыгызмы?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәй­рәме уңаеннан газетабызда «Адәм бе­лән Һава» дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек.

Бәйгедә  районыбызда билгеле булган  шәхесләрнең яшьлектәге туй фотолары тәкъдим ителеп, төп шарт – әлеге парларның  барысының да исемнәрен дөрес  һәм иң беренчеләрдән булып  хәбәр итү иде.  Фотолар газетабызда, сайтыбызда урын алуга,  җаваплар   килә дә башлады  һәм  конкурста  катнашучылар саны 48гә җитте.   Дөрес вариантлар белән беррәттән,   фотодагы парларны  бөтенләй башкалар дип  төсмерләгән   җаваплар да алдык.  Дөрес җавапларны иң беренчеләрдән булып  Сабадан Гүзәлия Сафиуллина, Гөлнара Гыйлаҗиева һәм Гөлфия Галләмова юллады. Аларны 4 март көнне  редакциябезгә чакырдык. Спонсорыбыз – «ЗарМус» мебель компаниясенең махсус  бү­­ләкләрен газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов тапшырып, конкурс җи­ңүчеләренә рәхмәтен белдерде.  «Конкурста беренче тапкыр гына катнашам. Интернетта фотоларны күрүгә, җавап бирергә ашыктым. Дүрт парны бик тиз төсмерләдем, бишенчесен (Исмәгыйловларны) әзрәк уйларга туры килде. Бүләк өчен түгел, кызык өчен үземне сынап карау инде бу. Алга таба конкурслар оештырылып, катнашучылар артып торсын», – дигән теләген ирештерде Гүзәлия Сафиуллина.

Автор фотосы.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев