Әйтмә син авыр сүз...
Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт, диләр. Авыр сүзне кабул итүе авыр, ул йөрәккә юшкын булып утыра. Авыз әйткәнне колагың алданрак ишетергә тиеш. Үз гомеремдә шушы кагыйдәне үтәмәү мисалларына тап булганым бар.
Саксыз әйтелгән сүз аркасында бәхетсезлекә дучар ителгән гаиләләрне, чит-ятка әйләнгән туганнарны күрү шаһиты мин. Кешеләрне юбилейларда котлыйбыз, открыткалар тапшырабыз. Матур сүзләрнең кайвакыт төче, ясалма икәнен дә беләбез. Барыбер рәхәтләнеп тыңлыйбыз, колаклар да кызара, эреп тә китәбез. Мактаган өчен беркемнең дә авызына сукканнары юк әле. Шулай итеп, дуслыкны да, туганлыкны да саклап калып була. Ачу килә инде ул. Дөнья күрәбез бит. Сүзне балга манып та, агуга манчып та әйтергә була. Ачу килүнең иң югары ноктасында үзенә “чурту-матыр, шайтаныма олак” дип әйтә алучы – олпат кеше. Тормыш итүләр сүгендерә дә, сүрелдерә дә. Бервакыт газетадан Чечен Республикасында ясле-бакчага йөрүче балалары ата-аналарга түләү бәяләре турында укыдым. Гаиләдә бер бала икән– 2000, ике балага –1500, өч һәм аннан күбрәк балага 1000 сум түлисе. Әлеге суммаларның 50 проценты кире кайтарыла яки банк счетына күчә. Ягъни бала саны арткан саен түләү кими. Гаилә кереме турында белешмә дә, НДФЛда кирәкми. Кемнең күпме акча эшләвенә карамастан, сумма бер. Билгеле инде, болар барысы да демографиягә уңай йогынты ясый. Татар апалары күп бәби алып кайтырга куркалар. Чыгымнар бала санына карап арта. Мәсьәләгә икенче яктан да карыйк әле. Моннан 60 еллар элек үзбәкләр дә, татарлар да 5-6 миллион тирәсе иде. Элекке союздаш республика безнең борынга чиерткән. Хәзер үзбәкләр 36 миллионга җиткән, без һаман 5-6 миллион тирәсендә тирбәләбез дип беләм. Сүз дә юк, тормыш шартлары бездә күпкә яхшырак. Әмма үзбәкләр катнаш никахка бармый. Бездә кызларның 60 проценты мөселманлыгын ташлый, башка милләт кешесенә кияүгә чыга. Алар инде татар бәбие алып кайтмыйлар.
Гафу, укучым, читкәрәк киткәнмен. Язмам башы авыр сүз турында иде бит. Хәер болары да кеше нервысына тия торган мисаллар. Мәкаләмне укыгач, имәндә икән чикләвек дип, сүгенәсе килгән кешеләр дә булгандыр. Милләт буларак бетәсе килми, җәмәгать. Бер гаилә булып, бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтешеп, күңелле яшик.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев