Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Әкият»тә «Яшел ут» янды

2026 елның 26 февралендә Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды

2026 елның 26 февралендә Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасы  базасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучы педагоглар  үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәтү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Жюри составына  ГАИның Саба районы бүлекчәсе  өлкән инспекторы полиция капитаны Илнур Насыйбуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» Саба бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова, шулай ук мәгариф бүлеге вәкилләре чакырылган иде. Конкурс йомгаклары буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында мактаулы 1 урынны һәм җиңүче исемен Шәмәрдәннең «Теремок» балалар бакчасы алды. Икенче-өченче урыннарны Сабаның «Әллүки» һәм «Балачак» балалар бакчалары бүлеште. Ә «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә: Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасы  тәрбиячесе Татьяна Захарова –1нче, Сабаның  «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Рәхимова –2нче,  Шәмәрдәннең  «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Насыйрова һәм Сабаның «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Җиһанова 3нче  урыннарны  алдылар.

  Барлык катнашучылар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең конкурс материаллары апрель аенда узачак «Яшел ут — 2026» конкурсының республика этабында катнашу өчен җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев