Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Ольга Галиева 90 яшьлек юбилеен каршылады

Бу көннәрдә Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Ольга Галиева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин,район үзәкләштерелгән каитапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова тәбрикләделәр.

   Галиева (Петрова) Ольга  Григорьевна 1934 елның 22 октябрендә Чаллы районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга  килә. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң,Түбән Суыксу мәктәбендә укуын дәвам итә.

 1953 елда Алабуга шәһәрендәге китапханәчеләр техникумын тәмамлаганнан соң, аны юллама буенча  Саба районына эшкә җибәрәләр. Ольга Григорьевна (аңа авылда Оркыя дип дәшәләр) Казанчы Бигәнәй авылына китапханә мөдире итеп эшкә урнаша, шулай итеп бер иске йортта беренче китапханә эшли башлый.  1956 нчы елда Бигәнәй авылында тракторчы булып эшләүче Галиев Әнвәргә кияүгә чыга. Өч кыз ике ул үстерәләр.

  Тырыш хезмәтләре өчен  1970 нче елда “Фидакарь хезмәте өчен” һәм 1989 елда “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Авыл җирлегенең һәрвакыт ярдәмчесе булып тора, төрле эшләрдә катнаша.

  Бер баласын, бер оныгын һәм киленен югалту ачысын татыган, шулай да сабырлыгын җуймаган Ольга апа бүгенге көндә балалары, оныклары тәрбиясендә  9 оныгы 12 оныкчыгы булуына куанып  гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев