Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Вәлиев Тимершаех Вәлиәхмәт улын 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде.
Вәлиев Тимешаех Вәлиәхмәт улы 1935 нче елның 14 нче августында Вәлиәхмәт һәм Миңниса гаиләсендә 5 баланың 3 нчесе булып дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән IV сыйныфны тәмамлауга колхозга көтүче булып урнаша.Нинди авыр еллар булуга карамастан иң зур шатлык булып әтиләренең сугыштан исән кайтуы була.
1954 нче елның 24 августында армия сафларына алынып,Германиянең Рехаген шәһәрендә элемтәче отделение командиры булып хезмәт итә.Бу елларны аеруча яратып искә ала.Армиядә ике тапкыр сержант исеме дәрәҗәсенә ирешә.1956 елда Венгриядә булган фетнәне бастыруда катнаша.
1961 елда Сөембикә Мансур кызы белән гаилә корып җибәрәләр.4 бала тәрбияләп үстерәләр.Кайгылар да читләтеп үтми карчыгы һәм кызын югалту ачысын татый.”Мин алар өчен дә яшимдер инде”-дип куя Тимешаех абый.Бабай дип әйтеп тә бумый ,тик торуны белми .Авылда ,районда үтүче чараларда тальян гармуны белән катнаша,үздереп уйный.
Тырыш хезмәте өчен рәхмәт хатлары ,мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә кече улы Ильдар һәм килене Гөлнар гаиләсендә 9 онык һәм 7 оныкчыгының яратуын тоеп гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев