Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Алан -Елга авылында яшәүче Асия Гайнанованы 95 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов тәбрикләде.

   Асия Әхтәм кызы Шекше авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бере караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя.  1957 елда Шекше авылы егете Зиннур Ногман улы белән гаилә корып яши башлыйлар, 1 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Матур гына гомер кичергәндә 1992 елда тормыш иптәше вафат була. Асия апага 2019 елда улы Сәетне дә соңгы юлга озатырга туры килә. Бүгенге көндә ул Алан Елга авылында кызы Фидәния гаиләсе тәрбиясендә матур картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев