Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкәте»нең җәйге ял сменаларына старт бирелде!

«Алдынгылар хәрәкәте»нең «Мирас» һәм «Салават күпере» җәйге профильле сменалары үз ишекләрен ачты!

  1 июнь — Балаларны яклау көнендә, Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Мирас» һәм «Салават күпере» җәйге профильле сменалары үз ишекләрен ачты!

21 көн дәвамында балалар ял итәчәкләр, күңел ачачаклар, яңа дуслар булдырып, үз сәләтләрен үстерәчәкләр.

Беренче көнне үк әйдаманнар һәм остазлар балалар өчен кызыклы «Дуслык квесты» уздырдылар. Укучылар бердәм команда булып уйнарга өйрәнделәр һәм җәйге чорны бергә күңелле башлап җибәрделәр.

Алда безне истә калырлык җәй көтә! Нәни дусларыбызга күңелле яллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев