Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Алкоголь түгел, энергетиклар да ярамый

Кулланучылар хокукы

Алкоголь, шул исәптән аз градуслы эчемлекләр куллану 18 яшькә кадәрге затларга закон тарафыннан тыелган. Аларны исерткечләр эчәргә җәлеп итү дә, хәмер сату да рөхсәт ителми. Әгәр 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшүсмер җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрсә, җаваплылыкка ул үзе дә, аны тәрбияләү  вазифасы  йөкләнгән олылар да тартыла. Уналты яше тулмаган балигъ булмаган хокук бозучылар өчен ата-аналар яки опекуннар җавап бирә, алар үзләре җәзага тартылмый.

Закон спиртлы эчемлекләрне балаларга һәм яшүсмерләргә саткан затлар өчен дә җаваплылык каралган. Балигъ булмаганнар белән бергә спиртлы эчемлекләр кулланган олылар, балигъ булмаганнарны алкоголь һәм спиртлы продукция куллануга җәлеп иткән өчен (РФ КоАПның 6.10 статья) административ җаваплылыкка тартыла.

Яшүсмерләргә кибеттән алкоголь сатып алырга ярдәм иткән танышлары да яки  очраклы кешеләр дә  әлеге статья буенча җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнарның мондый үтенечләренә ризалашырга ярамый.

КоАПның 14.16 статьясы нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сату административ штраф салуга китерә: гражданнарга – 30-50 мең, вазифаи затларга – 100- 200 мең, юридик затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 151.1 статьясы нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен кабаттан ваклап сату өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу очракта 50 меңнән 80 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре билгеләнә. Билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукы 3 елга кадәр  чикләнергә  мөмкин.

2025 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе территориясендә балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны  күтәрүче эчемлекләр сату тулысынча тыелды. Сатучы сатып алучының яшен сорарга тиеш, әгәр шик туган очракта, аның яшен раслаучы документ сорарга хокуклы.   2025 елның 7 июненнән үз көченә кергән федераль закон балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны   күтәрүче эчемлекләр (шул исәптән энергетиклар) саткан өчен административ җаваплылык билгели: гражданнарга – 30-50 мең, вазифаи затларга – 100-200 мең, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Алкогольнең үсеп килүче яшүсмер организмына тискәре йогынтысы кире кайтарылмас нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, әмма яшь буын моны һәрвакыт аңлап бетерми. Этанол наркотик матдә булып санала, ул исерткеч эчемлекләргә тиз бәйлелек тудыра. Шуңа күрә алар янәшәсендәгеләр бу мәсьәләдә битараф калмаска тиеш. Бигрәк тә ата-аналарга җаваплылыкның зурысы   йөкләнә.

Ләйсән Абдуллина,

дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев