Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Әллүки»дә -чыгарылыш кичәсе узды

Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында “Бакча белән саубуллашу” бәйрәме узды

  Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе күңелгә кереп кала торган, онытылмас бәйрәмнәрнең берседер. Аңа әзерлек бик дулкынландыргыч һәм җаваплы булды. Бәйрәмдә җырлар, биюләр, уеннар һәм бүләкләр бик күп булды. Малайларның бәйрәм костюмнары, кызларның матур күлмәкләре бәйрәмне аеруча бизәде. Балалар бакчасы, тәрбиячеләр, ата-аналар турында матур җырлар беркемне дә битараф калдырмады. 

  Ел саен балалар бакчасы мәктәпкә гади генә балаларны түгел, ә чын мәгънәсендә талантлы йолдызлар чыгара. Төркемдә һәр бала - кечкенә генә йолдызчык. Һәрберсе кабатланмас. Бүген дә аларны горурлык белән, зур өметләр баглап мәктәпкә озаттылар. Балалар бакчасын 23 бала тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев