Әлмәттә судно модельләре буенча шәхси-команда ярышлары узды
Район командасын Югары Симет урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
Судно моделен популярлаштыру һәм инвалид балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан 17 февральдә Әлмәт шәһәрендә инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судно модельләре буенча шәхси-команда ярышлары узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы командасын тренер И.И. Имамиев җитәкчелегендәге Югары Симет урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Ярышлар барышында балалар түбәндәге урыннарны алдылар:
1 урын - Риназ Латыйпов, “Ишкәкле тәгәрмәчле суднолар” номинациясе -тизлеккә.
1 урын - Марсель Галиев, “Ишкәкле тәгәрмәчле суднолар” номинациясе - төгәллеккә.
3 урын - И.И. Имамиев, укытучылар арасында номинация.
Шулай итеп, команда 1 урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев