Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әмәнде” матурланды

Байлар Сабасының Овражный тыкрыгындагы халык телендә Әмәнде чишмәсе дип йөртелүче чишмәдә төзекләндерү эшләре тәмамланды

Ул “Ямьле Саба” яр буе зонасының быел төзекләндерелгән өлешендә урнашкан. Биредә “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре тарафыннан күләмле эш алып барылды. Проект буенча, чишмәгә төшү юлына баскыч ясалды, тыкрыкка вак таш түшәлде, күперчек ясалды. Чишмә бистәбезнең халык теләп килә торган иң матур урыннарының берсенә әйләнер дип уйлыйбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев