Әниләр көне белән!
Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Әниләр көне - мәхәббәт, игелек, мәрхәмәт, җылылык, өмет, иман, көч һәм илһам чыганагы булучы хатын-кызларыбызга тирән хөрмәтебезне күрсәтүче күркәм бәйрәм ул.
Һәр кешегә дә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүче кадерле кешеләребезне матур бәйрәм белән ихластан котлыйбыз! Әни кеше – гомере буе баласының саклаучы-яклаучы фәрештәсе, терәге, тормышка юнәлеш бирүчесе, чын күңелдән уңышларына сөенүчесе һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүчесе. Барлык әниләргә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы телибез! Балаларыбыз бәхетле һәм уңышлы булсын, ә аларның игътибары һәр ананың сизгер йөрәген җылытсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев