Апрель аеның беренче көнендә «Яшьлек» яшьләр үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте!
«Яшьлек» яшьләр үзәге өчен 2026 елның 1 апреле истәлекле көн булды
Апрель аеның беренче көне «Яшьлек» яшьләр үзәге өчен истәлекле көн булып истә калды.Ул үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте!👏🏻
Бүген үзенчәлекле көн — буыннарны, идеяләрне һәм хыялларны берләштерүче юбилей! 30 ел-ул дата гына түгел,ә энергия, иҗат һәм яшьләр өчен ярдәм белән тулы бер чор. Безнең үзәк-киләчәкне төзүчеләр өчен чын йорт. Биредә яңа проектлар туа, дуслык бәйләнешләре ныгый, кыю идеяләр барлыкка килә һәм иң кыю планнар тормышка ашырыла. Без яшьләргә үзләрен табарга гына түгел, ныклы гаиләләр төзергә, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бергә уңышка ирешергә ярдәм итәбез. Хезмәтебез-районыбыз һәм илебез үсешенә, лаеклы гражданнар һәм бәхетле ата-аналар тәрбияләүгә керткән өлешебез ул. Алда тагын да якты вакыйгалар, талантлы катнашучылар, рәхмәтле гаиләләр һәм яңа җиңүләр булсын! Юбилеебыз белән!!! – диелә котлау сүзләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев