Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арчага көрәшкә бардылар

Саба районы командасы 4нче урынга лаек булды.

 

   Арчада 2009 елгы һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында  көрәш буенча РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фатих Сибагатуллин истәлегенә республика турниры үткәрелде. Турнирга республиканың 8 районыннан 121 көрәшче килде. Ярышларны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан буенча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Җаббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Фатыйх Сибагатуллинның туганнары һәм башкалар катнашты.

  Турнирда Сабаның “Олимп” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә актив  чыгыш ясадылар, призлы  урыннарга  чыктылар. Илмир Зиннәтов (27 кг.), Динияр Минкәбиров (70 кг.) үз үлчәү категорияләрендә – 3нче, Тимерхан Әхмәтов (50 кг.), Камил Сәлахиев (70кг.) 2нче  урыннарны   алдылар. Команда 4нче   урынга лаек булды. (Тренерлары Илдар Ермолаев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев