Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“АВТОБАБАЙ” ҮЗГӘРМӘДЕ

“Узган атнада Сабада 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында “Автобабай-2019” конкурсы үткәрелде.

Бәйге тарихында  булмаган хәл – ярышта катнашырга 15 кеше  килгән  иде.  Кемдер ярыш турында газета­дан  укып белгән, кемгәдер  “Юл хә­рәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова хәбәр иткән. Ничек  кенә булмасын,  өлкәннәрнең конкурс  белән  кызыксынуы   күңелле   күренеш.  Аларның  күбесе озак еллар шофер булып  эшләгән  ветераннар. Араларында иң өлкәннәре  81 яшьлек Фатих абый  Фәтхерахманов белән  1941 елгы  Гафур ага Галиев,  ул көнне  машинада  йөрмәсәләр дә, компьютер артына  утырып, үзләрен юл хәрәкәте  кагыйдәләрен белүдә сынап карадылар.  Конкурсның әлеге этабын  узып, автомобильне тизлеккә маневр  ясап  фигуралы   йөртү өчен гомерләрендә беренче тапкыр  автошәһәрчеккә  керүчеләр дә, фишкаларга бәрелүләренә күңелләрен  төшермәделәр. Үзләреннән имтихан алган ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллинга:  “Беренче тапкырда ук барып  чыкмый.  Моның өчен бер атна  алдан    күнегүләр узарга  кирәк икән”,– дип бик дөрес фикер белдерделәр.  Гомумән, бүлекчәгә Марат Гаязов җитәкчелек итә башлагач,  йөртүчеләрне “Автоледи”, “Автобабай” бәйгеләре белән кызыксындыруга игътибар артты. Катнашучыларның барысына  да дипломнар һәм ароматизатор белән  шоферлар телендә “незамерзайка” дип йөртелгән тәрәзә югыч бирелде. Беренче бишлеккә  керүчеләр   “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең  кыйммәтле  бүләкләрен  алды. Ә призерларга конкурс тарихында беренче тапкыр махсус  Кубоклар да тапшырылды.  Болай булгач,  “Автобабай” бәйгесенә килүчеләр  елдан-ел артыр дип өметләник. Әнә быел гына алтынчы  дистәне ваклый башлаган Наил Исмәгыйлов беренче тапкыр катнашты да һәм  2нче  урынны да  алды. “Кеше күбрәк булган  саен   күңеллерәк.   Мондый  чаралар  юл-транспорт аварияләрен  киметергә ярдәм итә. Чөнки бәйгегә килүчеләр тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәләр,  машина йөртү күнекмәләрен  ныгыталар, – ди  Марат Гаязов.

Соңыннан   байтак  еллар автобабай булган, быел да титулын  саклап калган  Хәниф Хаҗиевка барысы да республика   күләмендә ярышларда  уңышлар теләде. Ул Саба данын Өлкәннәр  көнендә Казанда яклаячак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев