Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Авыл җыеннары: халыкны ниләр борчый?

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары бара

 2025 елдагы эшчәнлекләренә багышланган  хисап җыеннары  график нигезендә  Түбән Шытсу,   Сатыш, Олы Кибәче, Иске Икшермә, Югары Симет,  Мичән   авыл җирлекләрендә үтте.

 Түбән Шытсу авыл җирлегендә узган җыенда иң элек җирлектә  урнашкан учреждение җитәкчеләре узган  ел башкарылган эшләренә  хисап тоттылар. Шулай ук район прокуроры,  участок вәкаләтлесе, янгын куркынычсызлыгы буенча  Иске Икшермә аерымланган посты җитәкчесе, Саба урман хуҗалыгының янгын куркынычсызлыгы буенча вәкил чыгышлары тыңланды. Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов  хисап елында башкарылган эш­чәнлекләренә җентекле  анализ ясады. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел белән чагыштырганда хуҗалыклар һәм  халык саны үзгәрешсез калган. Өч авылны берләштергән җирлектә 231 хуҗалык исәпләнеп, аларда 631 кеше яши. Үзмәшгульләр саны 2024 елга караганда 10га артып, 61 кешегә җиткән. Булат Миндрахман улы җирлектә төзекләндерү эшләренең даими алып барылуын, үзара салым акчасына  Югары Шытсу һәм Елыш авылларында юллар ремонтлауга, Түбән Шытсу авылында  җәяүлеләр өчен  күпер эшләнүенә тукталды. Башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 1 миллион  677 мең сумны тәшкил итүен әйтеп узды. Җыенда Түбән Шытсу авылында асфальт  җәю эшләрен башлаганчы су торбасын алыштыру буенча сорау җиткерелде. Җирлек башлыгы ел дәвамында  аның уңай хәл ителәчәгенә ышандырды. Гражданнар җыенында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты.   

 Сатыш мәдәният йортында узган  җыенда авыл җирлеге башлыгы Фаил  Шәфигуллин  узган елгы эшчәнлек белән тирәнтен таныштырды.  Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан күренгәнчә,  биш авылны берләштергән җирлектәге 378 хуҗалыкта  барлыгы 1207 кеше яши.  Узган ел 10 бала туган, 12 кеше вафат булган. Бер гаилә корылган. 2025 ел өчен Сатыш җирлегендә үзара салым буенча халыктан 444 мең сум күләмендә акча  җыйналып, республика бюджетыннан 4 тапкырга артканнан соң  1 миллион 679 мең сум тәшкил итүен әйтте.  Әлеге сумма  Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Чәбки-Саба авылларына юл ремонты, Мамалай авылында балалар мәйданчыгы  булдыруга,  Казанчы-Бигәнәй авыл зираты коймасын тотуга юнәлтелгән. 

Узган ел күтәрелгән сорауларның үтәлешенә килгәндә,  үткән җыенда Сатыш авылында  эчә торган суның сыйфаты начар булуы,  аны яхшыртуны соралган булган. Авыл җирлеге  башлыгы суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрелүен әйтеп узды. 

 Олы Кибәче авыл җирлегендә үткән гражданнар җыенында да  җирлек башлыгы Айрат Сафин иң элек демографик хәл турында мәгълүмат бирүдән башлады. Җир­лектә теркәлгән 380 шәхси  хуҗалыкның 272ендә тулы канлы тормыш алып барылып,  аларда бар­лыгы 804 кеше яши.  Былтыр 4 бала дөньяга килгән,  17 кеше вафат булган. Ике  гаилә корылган.  Халыкның күпчелеге “Кибәче” бригадасында эшли, үзмәшгульләр саны 93 кеше тәшкил итә. Халык күпләп мал асрау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Кече Кибәчедән Расих Шәвәлиев хуҗалыгында 23 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Айрат  Сафин шулай ук 2026 ел өчен җирлектә  җыйналган үзара салымга Олы Кибәче авылы урамнарын төзекләндерү,  Кече Кибәче авылында зиратны тәртипләү, Төбәк авылында янгынга каршы гидрантлар урнаштыру  эшләре планлаштырылган булуын да әйтеп узды. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим ярдәм итүдә зур өлешләрен керткән җирлек халкына зур рәхмәтен белдерде.

 Иске Икшермә  авыл җирлегендә  узган җыенда  да иң элек  җирлектә  урнашкан учреждение җитәкчеләре узган  ел башкарылган эшләренә  хисап тоттылар. Җирлек башлыгы Алмаз Биккинин  үз чыгышында җирлек буенча 9 егет махсус хәрби операциядә катнашуын, волонтерлар эше ныклы оештырылган булуы, халыкның гуманитар ярдәм җыйнауда да активлыгын да билгеләп үтте. Җыенда катнашучылардан мөрәҗәгатьләр дә керде. Әти-әниләр исеменнән Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасының уен залын  зурайту буенча сорау да яңгырады. Шулай ук  авыл кибетендә азык-төлекнең бик кыйммәт булуыннан  зарланып  язылган  мөрәҗәгать  тә алынды. Хатта :“Машинасы булганнар  Сабага, Кибәчегә, Арташка барып кирәк-яракны сатып алып кайта,  Аз күләмдә пенсия алучы әбиләргә нишләргә кала? Нигә безнең кибеттә бәяләр бик кыйммәт?” дигән сорау күтәрелгән иде. 

  Югары Симет авылы җирлеге башлыгы   Илгизәр Әхмәдуллин үз  чыгышында демографик  вәзгыятькә тукталды. Җирлектә барлыгы  212 хуҗалык теркәлеп, шуларның  60ын буш йортлар алып тора, 151 хуҗалыкта  489 кеше яши.  Җирлектә алты сабый  дөньяга аваз салган. Узган елны авыл клубына кадәр  юлны асфальтлауны сораган  мәсьәлә уңай  ителгән. Шулай ук гражданнарның җирлектә янгын куркынычсызлыгы  буенча штат булдырып, җаваплы кеше билгеләү турында мөрәҗәгате  буенча район башлыгы исеменнән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хат юлланган.  Әлегә җавап көтелә. 

 Мичән авыл җирлегендә дә үткән җыен да узган ел башкарылган эшләргә  хисап һәм  агымдагы елда бурычлар билгеләүгә юнәлтелгән иде. Җирлек башлыгы Айзат Гәрәев  чыгышыннан күренгәнчә, дүрт авылны берләштергән җирлектәге 186 хуҗалыкта 575 кеше яши. Узган ел сигез бала дөньяга килгән, сигез кеше вафат булган.  Дүрт пар гаилә корган, бер пар аерылышкан. Мичән авыл җирлегендә дә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү  мәсьәләсенә зур игътибар бирелеп, җирле әһәмияткә ия сораулар ел дәверендә хәл ителеп  барыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев