Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыр еллар кичкән аналар

Яңа елның беренче көннәрендә Олы Кибәче авылында яшәүче Гөлзифа Гаделша кызы Сабирова, Алан-Елгадан Рәйсә Шәмсетдин кызы Хисмәтова, Кече Шыңардан Нәвирә Әхмәт кызы Нәҗмиева 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

Гөлзифа Сабирова  Олы Арташ авылында туып үсә. Мәктәптә 6 ел белем алганнан соң, фермада сыер сава. 1957 елда Олы Кибәче авылыннан Тәбрис исемле егет белән гаилә коралар.  Тормыш иптәше белән  дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга киткәнче, 1988 елга кадәр дуңгызчылык  комплексында эшли. Тәбрис  абый 2007 елда вафат була. Бүгенге көндә улы  Илгизәр, килене Зөбәйдә белән тату гомер кичерәләр. 

Рәйсә  Хисмәтова Алан-Елгада башлангыч белем алгач, Шекшедә җидееллык мәктәпне тәмамлый.  Яшүс­мер кыз колхозда эшли башлый. «Икшермәдән уфалла арбасына икешәр капчык симәнә салып төн йокламый ташый торган идек», – дип искә ала ул. 1951 елда Рәйсә Свердловск шәһәренә китеп заводка эшкә урнаша.  1955 елда Алан-Елга авылы егете Фәлван Хисмәтов белән гаилә коралар. 1958 елны туган авылларына кайтып төпләнәләр, биш балага гомер бирәләр.  2014 елда тормыш иптәше вафат була.  Хәзерге  вакытта  балалары тәрбиясендә хәерле гомер кичерә.

Нәвирә Нәҗмиева Миң­гәр авылында алты балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре сугышка алынып,  исән-сау әйләнеп кайта. Нәвирә Нәҗмиева 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый: симәнә ташый, көлтә  бәйли, башак җыя. 16 яше тулгач, аны умартачы ярдәмчесе итеп билгелиләр, аннан 8 ел умартачы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен  Мактау кәгазьләренә лаек була, «Коммунистик хезмәт алдынгысы» исеме бирелә. 1958 елда  Кече  Шыңар авылы  егете Мөхәммәтдин Нәҗмиев белән гаилә коралар.  «Авангард» колхозында эшли, башта учетчик, аннары 20 ел буе хуҗалыклардан сөт җыя. Тормыш иптәше  белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ире һәм дүрт улы вафат.   Нәвирә апа Кече Шыңар авылында килене Илһамия, оныгы Илүс тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев