Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Фәния Галимова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады

Фәния ханым Олы юбилее уңаеннан район башлыгының Котлау хатына ия булды.

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге  башлыгы  Расих  Хәсәнов тәбрикләде.

Фәния  Галимова Сатыш авылында туган. Туган авылында 7 сыйныф белем алганнан соң,  ярты ел укуын Саба мәктәбендә дәвам итә. Аннары ташларга мәҗбүр була. Гаиләдә биш бала үсәләр. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Фәния апа колхозда төрле эшләр башкара.  1954 елда Калинин  өлкәсенә  торф  чыгарырга китә.  Дүрт ел шунда эшли. Аннан Архангель якларына барып урнаша. 1964 елда Саба егете Рәвхат белән  гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.1992 елда  туган якларына кайтып урнашалар.  Фәния Әһли кызына ирен һәм улы Илгизне  югалту хәсрәтен дә күтәрергә туры килә.   Бүгенге көндә ул кызларына зур терәк булып, онык-оныкчыклары шатлыгына сөенеп Байлар Сабасында гомер кичерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев