Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Баксаң, насыйп ярым күршедә генә булган икән»

Быел әлеге зур хөрмәткә Иске Мичән авылында яшәүче Низамиевлар лаек булды

Һәр елны 8 июльдә озак еллар бергә яшәгән, гомер юлын мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән үткән, җәмгыятькә файдалы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләгә Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. 

Быел әлеге зур хөрмәткә Иске Мичән авылында яшәүче Низамиевлар лаек булды. Быел аларның  тормыш юлыннан бергә атлый башлауларына 42нче ел  киткән. Матур яшиләр. Бер-берсенә тугры пар булганнар. “Яшь чакта кызлар белән йөрисең инде  ул. Анысы  яшьлек өчен  ямь генә. Мин дә авылга кайткан  кунак кызларын  да  озаттым,  күрше авылларга  да бардым. Үпкән-кочкан  җилгә очкан, диләр. Аларын яшьлек  мавыгулары диик. Баксаң, насыйбым  күршедә генә  булган икән. Матур итеп йөрештек тә,  кавыштык. Эльмира бар ягы белән дә ошады. Менә шулай яшәп яткан көн. Нинди сыйфатлары белән тартты дисезме? Характеры бар яктан да әйбәт. Аерып әйтә алмыйм”,– ди Гыйлемхан абый мәхәббәте турында. “Мин  сабыр”, – дип  сүзгә  кушыла хатыны.– Яхшы ир һәм әти булды. Беркайчан да кул күтәрмәде, эчеп эш  калдырмады.  Тартуын  да ташлады. Аллага  шөкер, бар эшне дә белә.  2011  елда  яңа йорт салып  чыктык. Бернинди  ярдәм дә  алмадык,  сорамадык та. Бертуганнарыбыз булышты. Өч бала үстердек. Хәзергә икебез генә, йортта  мин – прораб, ул  эшли”.

  Гаилә башлыгы гомере  буе “Дизель” тракторында  эшләгән. Андый техниканы 47 ел  йөртү өчен нык  сәламәтлек кирәк. Район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ә Эльмира 37 ел  фермада сыер  сауган, маллар караган. Тырыш хезмәте  өчен “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән  мактаулы  исемгә лаек булган. Диварда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән төшкән  фотосы – шуның истәлеге.  Әти-әнисе дә  гомерләре буе таңнан торып  ферма сукмагын таптаган.

Тулырак «Саба таннары» газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев