«Бәләкәч» балалар бакчасыннан быел мәктәпкә 40 баланы озатканнар
Балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды
Сабаның 5 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында да чыгарылыш кичәсе тантаналы шартларда узды. Биредә тәрбияләнгән 40 бала быел беренче тапкыр мәктәп букчасы асачак. Әле генә әниләрен җитәкләп тәүге тапкыр бакчага килгән сабыйлар инде үсеп тә җиткәннәр. Саубуллашу мизгеле моңсу булса да, балаларны алда җәйге яллар, ә аннары мәктәп көтә.
Саубуллашыр чак та килеп житкән,
Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.
Сизмәгәнбез айлар, еллар белән
Матур балачакның үткәнен…
дип җырладылар кызлар-малайлар бәйрәм кичәсендә. Хәерле сәгатьтә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев