Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Бәләкәчләр аланы” кабат нәниләрне җыйды

Узган җомгада Балалар иҗат үзәге бинасында икенче тапкыр “Бәләкәчләр аланы” дип аталган республикакүләм бәйге узды.

 “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы   инициативасы һәм район мәгариф идарәсе теләктәшлегендә  Арча педагогия көллияте белән берлектә узган иҗади бәйгедә  республиканың Саба, Теләче, Арча,  Кукмара, Балтач районнарыннан килгән 320 бала 70тән артык номерда сәнгати осталыкларын күрсәтте. Бәйге хореография, вокаль ансамбльләр, вокал (соло, дуэт-трио) номинацияләрендә узып, чарада 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар яшь үзенчәлекләренә карап бәяләнделәр. Сабаның барлык балалар бакчалары  һәм районыбыз авылларның да иҗади бәйгедә актив катнашып, тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр. Чыгышларга Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы Алина Гыйлаҗева  җитәкчелегендәге  районыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсе хезмәт­кәр­ләре бәя бирде.

Балаларның үзләреннән дә бигрәк тәрбияче апалары, әти-әниләре дулкынланды, алар нәниләр чыгыш ясаган вакытта кушылып биеделәр дә, җырладылар да. Бәйрәм дә балаларның үзләре кебек ихлас, җылы рухта  узды.  Нәниләрнең дулкынланудан сәхнәдә  югалып калып, җырның сүзләре онытылган чыгышлары әлеге бәйгегә самимилек кенә өстәде.  

“Без Кукмара шәһәренең  “Ромашка” балалар бакчасыннан килдек. Бүген 5 һәм 6 яшьлек ике нәниебез – Сафия Вафина һәм Ильяс Галимуллин вокал соло номинациясендә көч сынаша. Узган ел да катнаштык. Конкурсны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Биредәге чыгышларны кызыксынып күзәттек. Алдагы эшчәнлек өчен төрле үрнәкләр, тәҗрибә алсак, шул ук вакытта бу чара  үзебезне  сынап карау мөмкинлеге дә  бирә”,  – ди балалар бакчасы психологы  Гөлнара  Галимуллина. Бәйгедә татар халык җырлары яңгырау белән беррәттән, нигездә балалар тематикасына багышланган булулары да  аерым игътибарга лаек иде.  

“Без Арчаның 5 номерлы балалар бакчасыннан  килдек. Кызыбыз Мәдинә Мөхәммәтшина бүген вокал соло номинациясендә  чыгыш ясый. Бу бәйге  үзебезгә дә, балаларга да бик кызыклы. Әлегә кызыбыз зур сәхнәдән өченче тапкыр чыгыш ясый. “Көмеш тавыш” дип аталган конкурста катнашып җиңү яулаганыбыз бар. Сәхнәдә чыгыш ясау баланы үстерергә, кеше алдында үз-үзен тота белү осталыгына ­ өйрәтә. Артист булсын дигән максатыбыз юк, әмма мәдәният-сәнгать өлкәсен сайласа шат булырбыз”, – диләр әти-әнисе Миләүшә һәм Рөстәм  Мөхәммәтшиннар. 

“Бәләкәчләр аланы” – талантлы балалар бәйрәме. Мондый зур аудиториядә чыгыш ясау эчке дулкынлануны җиңү белән бергә,  публика каршындагысы  белән дә идарә итә белү осталыгын сорый. Без, жюри әгъзалары, иң беренче чиратта балалар чыгышларында интонациянең чисталыгы, ритмны тота, образны ача белү, чыгышның эмоциональ яктан бирелеше, тавыш диапозоны һәм башка критерийлар аша бәяләдек.  Талантлы балалар күплеге безне һәрчак куандыра”, – диде җиңүчеләрне тәбрикләгәндә Алина Дарин кызы.

 Вокал буенча Сабаның “Шоколад” балалар бакчасының “Сәхнә йолдызлары” вокаль ансамбле (җитәкчеләре Гөлия Габдрахманова, Рамилә Галиева, Алия Нәҗметдинова) “И, туган тел” җырын, хореография номинациясендә “Бәләкәч” балалар бакчасының “Бәләкәч” коллективы  (җитәкчеләре Айгөл Гәлимова, Алия Шайдуллина) башкорт биюен зур осталык белән башкарып, Гран-прига лаек булдылар. “Шатлык” балалар бакчасының “До-ми-солька” вокаль ансамбле (җитәкчеләре Динә Шәрипова), вокал-соло буенча 6-7 яшьлекләр  арасында “Бәләкәч”  балалар бакчасыннан Нариман Сафин  (җитәкчесе Гүзәл Сафина, Алия Шәйдуллина) I дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Кыскасы, барлык балалар бакчалары да конкурска зур әзерлек белән килеп, жюриның мәхәббәтен яуладылар. Балаларны кечкенәдән сәнгатькә тарту, осталыкларын арттыру максатыннан оештырылган әлеге чараны дәвамлы булсын, дип кенә теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев