Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Балалар балаларга концерт куйды

Җәйге яллар дәвам итә

 Бигәнәй авыл мәдәният йортында "Татарстанда җәй" масштаблы мәдәни проекты кысаларында оештырылган "Җәйге каникуллар" дип исемләнгән балалар концерты узды. Бу концерт махсус "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә багышланды һәм җәйнең якты бәйрәменә әйләнде.  Концертта дәртле җырлар, күңелле биюләр һәм бай иҗади номерлар яңгырады. Оештыручылар бәйрәмне күңел ачу гына түгел, танып белү өчен дә эшләргә тырыштылар, сабыйларда сәнгатькә һәм мәдәни традицияләргә кызыксыну уянды.

#Татарстан #Лето #ЛетоВТатарстане #ЛетоВТатарстане2025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев