Балалар газета чыгару эше белән таныша
Сабада «Балаһөнәр» проекты уңышлы дәвам итә
Бүген редакциябездә кунакта Сабабаш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып китте. Бакча мөдире Дамира Хафизова җитәкчелегендә балалар газетаның чираттагы санын әзерләү барышын күзәттеләр, редактор, журналист, корректор, верстальщик вазыйфалары белән таныштылар. Матбугат музеенда газетаның 95 еллык тарихында тупланган экспонатлар да балаларда зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев