Балалар газета чыгару эше белән танышты
Район яңалыклары

Балалар газета чыгару эше белән танышты

Редакциябезгә Сабаның «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

  Газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов  нәни кунаклар өчен редакция буенча экскурсия үткәрде. Балалар эш кабинетларын карадылар, редактор, корреспондент, фотокорреспондент, корректор, верстальщик һөнәрләре белән таныштылар. Матбугат музеенда газетаның 95 еллык тарихында тупланган экспонатлар, газета чыгару эшенә бәйле истәлекләр, редакциядә эшләп чыккан журналистларның шәхси әйберләре белән таныштылар. Журналистның эш өстәле, редакциягә озак еллар хезмәт иткән язу машинкасы, тасмалы диктофон, куыклы лампа, иске телефон аппараты, типография клишелары, фотоаппаратлар хәзерге заман балалары өчен аеруча кызыклы тоелды.


Нет комментариев