Балалар каникулларда «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда чыныга
27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында «Яшьлек» яшьләр үзәгенең көзге профильле сменасы үтә.
Биредә, ел саен көзге каникул чорында 30 га якын бала ял итә. Алар белән Лесхозда урнашкан "Нарат" боз сараена һәм Саба йөзү бассейнына бару, күңелле стартлар, шулай ук төрле уен, конкурслар уздыру каралган. Балалар лагерь башлануын ел башыннан ук көтеп алалар. Балаларның яллары күңелле һәм файдалы үтеп, алдагы чиректә яхшы билгеләр белән укырга көч җыеп кайтырлар дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев