Балалар турист булырга өйрәнә
Комплекслы белем бирү процессы кысаларында Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында туризм көненә багышланган чара узды.
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар педагоглар белән бергә табигатькә юл тоттылар. Балалар күл буенда матур урынга урнаштылар, тәрбияче апалары белән берлектә палатка урнаштырдылар, шулай ук учак ягу тәртипләренә өйрәнделәр, гитарага кушып җырладылар. Бу аларга үзләрен чын туристлар итеп тоярга ярдәм итте. Мондый чаралар балалар үсеше өчен мөһим, диләр тәрбиячеләр. Алар дөньяны күзәтергә һәм командада эшләргә өйрәтә. Болар барысы да яшьтән үк социаль юнәлешле шәхес формалашуга ярдәм итә. Бу аларга киләчәктә кирәк булачак мөһим күнекмәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев