Балалар халәтен әти-әниләр дә кичерде...
Районыбызда быел 399 бала – 9нчы, 155 укучы 11нче сыйныфны тәмамлый.
26 мартта Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә IХ һәм ХI сыйныф укучыларының әти-әниләре математика фәненнән Төп һәм Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшырдылар.
Ата-аналарның БДИ тапшыруы – имтиханнарга әзерләгәндә һәм тапшырганда балаларының нинди кыенлыклар белән очрашуын яхшырак аңлау өчен менә дигән ысул. Бу шулай ук аларга үзләренең белем дәрәҗәсен бәяләргә һәм мәктәпне тәмамлаганнан бирле белем бирү стандартларының ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрергә ярдәм итә. Имтиханнарны уздыру пункты булган гимназиягә БДИ тапшырырга 26 әти-әни килгән иде.
Алар да чын имтихан шартларын үтәп, “металлэзләгеч” аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Педагог-психологлар Миләүшә Хәбибуллина һәм Варвара Әхмәтҗанова имтиханнарның һәр укучы өчен зур стресс булуын, бу чорда әти-әниләрнең хисси халәте балаларга да зур тәэсир ясавын, балага тәнкыйтьче түгел, терәк-таяныч булу мөһимлеген билгеләп уздылар. “Син әзерләнмисең, имтиханыңны бирә алмаячаксың” дигән сүзләрне кабатларга ярамавын, хисси хәлсезлекне булдырмау өчен йокы, ял һәм туклану режимын саклау, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү, эмоциональ яктан үз-үзеңне көйләү, мәсәлән, сулыш алу техникасын куллану мөһимлеген искәрттеләр. Имтихан 30 минутка сузылып, әти-әниләр математикадан кыскартылган вариантны үтәделәр.
“Быелгы акциянең үзенчәлеге – 9 сыйныфларның әти-әниләре дә белемнәрен сынавында. Әлбәттә, укучыларга БДИ җайлырак бирелә. Алар әлеге юнәлештә уку елы буе максатчан шөгыльләнәләр. Районыбыз укучылары ел саен имтиханнарны яхшы балаларга тапшыралар. Республика күрсәткеченнән югары нәтиҗәләргә ирешәбез”, – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Галиева.
“Улыбыз Камил быел 9 сыйныфны тәмамлый. Гел 5ле билгесенә диярлек укый, шуңа имтиханны эшләп чыгарлыгына ышана, авырдан кабул итми. Математика, рус теленнән тыш информатика һәм география фәннәреннән тапшырачак. Шуңа аның хис-кичерешләрен аңлар өчен һәм үземнең белем дәрәҗәмне сынап карау максатыннан акциягә кушылдым. Имтихан авырдан бирелмәде, мәктәп программасында тирәнтен үзләштергән белемнәрне искә төшерергә генә туры килде”, – диде Шекше төп мәктәбеннән Ризәлә Гыйбадуллина. Саба гимназиясе укытучысы Айгөл Билалова да үзенең математикадан булган белемнәрен сынап карарга килгән иде. Ул да биремнәрнең үзе өчен кыенлык тудырмавын әйтте. “Үзем ничә еллар оештыручы буларак, балаларның нинди авыр юл үтүләре белән танышмын. Кызым Наилә быел 11 сыйныфны тәмамлый. Аңа, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына сабырлык һәм тырышлык телим. Бу балаларга яңа тормышка керүнең бер этабы булып тора”, – ди Айгөл Әнвәр кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев