«Балаларга сугыш турында укыйбыз»
Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «Читаем детям о войне» дигән әдәби сәгать үткәрде.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә нацизмга каршы көрәштә Тынычлык һәм бердәмлек елына багышланган иде. Башта алып баручы балаларга ул еллар тарихы, фронттагы һәм тылдагы тормыш, җиңү ничек яулануы турында сөйләде. Тыныч киләчәк өчен гомерен биргән геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Уен формасында балаларга «Яхшы теләкләр», «Хәтер йомгагы», «Байрак белән эстафета», «Күчү» уеннары тәкъдим ителде. Уеннар балаларга интерактив формада тарих буенча сорауларга ачыклык кертергә мөмкинлек бирде. Балалар хикәяләрне игътибар белән тыңладылар, уеннарда актив катнаштылар һәм сораулар да бирделәр. Әдәби сәгать балаларда патриотизм хисе, үз иле тарихын хөрмәт итү һәм Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу хисе формалаштыруга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев