Баласы туган әтиләргә Дәүләт Думасы өстәмә ял бирергә тәкъдим итте
Баласы туган әтиләр өчен Дәүләт Думасы мәҗбүри 14 көнлек түләүле ял кертергә тәкъдим итте. Закон проектының авторы – палата вице-спикеры Борис Чернышов.
«Хезмәткәрләргә (әтиләргә, опекуннарга) баласы туган очракта гариза нигезендә ундүрт календарь көн дәвам итә торган түләүле өстәмә отпуск бирелә», – дип китерә документ текстын РИА «Новости».
Чернышов билгеләп үткәнчә, әтиләр өчен бала туу сәбәпле гарантияле һәм түләүле отпуск булмау – гаиләгә ярдәм итү системасында зур җитешсезлек. Сабый туганнан соң беренче атналарда гаилә авыр чор уза, өстәвенә, әни кешегә бала тапканнан соң хәлгә килергә кирәк. Закон проекты авторы фикеренчә, бу чорда әти кеше физик һәм эмоциональ яктан ярдәм итәргә тиеш, әмма ир-атларга акча эшләү өчен эшкә чыгып китәргә туры килә, дип өстәде Дәүләт Думасы вице-спикеры.
Моннан тыш, Чернышенко ассызыклаганча, аның инициативасы яшь гаиләләргә ярдәм итеп һәм әниләрне көнкүреш һәм физик мәшәкатьләрнең бер өлешеннән азат итеп кенә калмаячак. Бу әти белән бала арасында ныклы эмоциональ бәйләнеш булдырачак, әти кешене яңа туган сабыйның тормышының беренче көннәреннән үк аны карауга актив җәлеп итәчәк һәм, нәтиҗәдә, гаилә бәйләнешләрен ныгытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasy-balasy-tugan-atilarga-ostama-yal-birerga-takdim-itte-5908418
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев