“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өлкәннәр өчен кайнар телефон линиясе эшли
Ункөнлек игълан ителде
Саба муниципаль районы башлыгының 154 санлы Карары нигезендә өлкәннәр ункөнлеге үткәрү чаралары планы расланды. Бу чорда олылар өчен төрле акцияләр, тематик, мәдәни кичәләр, кызыклы очрашулар, туризм маршрутлары буенча экскурсияләр үткәреләчәк. Шулай ук авыл җирлекләрендә дәвалау-диагностика үзәге белгечләре катнашында күчмә мобиль поликлиника, китап күргәзмәләре, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өлкәннәрнең тормыш мәсьәләләре буенча консультация кайнар телефон линиясе эшләячәк. Чараларның максаты – киң җәмәгатьчелектә өлкән буын кешеләренең тормыш хәленә игътибар һәм ихтирамны тагын да арттыруга ирешү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев