Казанда “Автосессия” бәйгесенең зона этабы уздырылды. Бәйгегә безнең районнан Саба аграр көллиятенең район этабында җиңгән студентлары барды.
Даниф Гыйльметдинов, Роберт Нәҗметдинов, Илнар Галимов составындагы команда уңышлы чыгыш ясады һәм 2 нче призлы урынга лаек булды. Сабадагы бәйгедә юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларын 30 секундта чишкән Даниф Казанда да үзенә тиңнәр аз икәнлеген раслап, шәхси зачетта 2 нче урынны алды. Студентларны автосессиягә көллият укытучылары Рөстәм Фәтхриев (ПДД) һәм Раил Әсәдуллин (вождение) әзерләде. Команда 8 октябрьдә Казанга финал бәйгесенә барачак.





Нет комментариев