Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барысы да халык өчен: «Саба йөзү бассейны»нда хәтта намаз бүлмәсе дә булдырылган

«Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы» (җитәкчесе Гөлназ Сафина) 15ел дәвамында халыкка югары дәрәҗәдәге көнкүреш хезмәте күрсәтә.

Биредә 39 кеше хезмәт куя. Бассейн үзебезнең район спорт сөючеләренә генә түгел, күрше- тирә район халкына да куп еллар игелекле хезмәт итә. Саба йөзү бассейнында фитнес, ирекле йөзү, аквааэробика, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен түгәрәкләр эшли. Халыкның безгә яратып йөрүе -  әйләнә-тирәбездәге пөхтәлек,матурлык; дус-тату, бердәм эшләүче коллектив; бассейныбыздагы суның чисталыгы, тәнгә зыян китерми торган (бакыр ионы һәм көмеш белән  чистартыла) булуы белән бәйле. 

      Халыкның сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан "Саба йөзү бассейны физкультура сәламәтләндерү комплексы"нда төрледән-төрле район, республика ярышлары, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалары өчен турнирлар уза. Саба йөзүчеләре арасында  Россия, Санкт-Петербург, Мәскәү, Саранск, Ижевск, Татарстан Республикасы шәһәрләрендә үткән ярышларда һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәткән, беренчелекне яулаган Рәфыйков Әмир, Шайхетдинов Нур, Фасхетдинов Әмир, Галимҗанов Тимер-Хан, Нәбиев Динияр, алар безнең иң яхшы йөзүчеләребез!

      Безнең тренажер залында  "Физкультурачылар көне"нә багышлап ир егетлэр,хатын-кызлар (14-35+яшь) арасында "Штанганы салмак күтәрү" ("Народный жим") шәхси ярышы булып узачак. Яшь ягыннан hәр төркемнәрдән иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм грамота, истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнәчәк. Ярышка әзерләнү максатыннан, барлык ярышта катнашучы спорт сөюче дусларыбызны фитнес залда котеп калабыз!

       Безнең комплексның мәйданчыгында "Saba Balahоner"проекты да эшли. Бу проектта Саба район мәктәпкәчә,мәктәп яшендәге балалары  түләүсез төрле оешмаларда хөнәр ияләре бн таныша, яхшы хөнәр алу юлларын сайлый ала.  Безнең мәйданчыкта балалар, фитнес залда инструкторның ничек кешегә зыян китермичә, тренажерлардан  файдалана алуын өйрәнә.

Сәламәт матур булу өчен дөрес туклану, күнегүләрне дөрес ясау серләренә төшенә. Инструктор, шулай ук, инструкторсыз да hәр тренажёрны дөрес файдалану юлларын күрсәтә,аларның төзеклеген даими тикшереп тора. 

     Безнең сәламәтләндерү комплексы Саба районы үткәргән барлык чараларда,өмәләрдә, чисталык акцияләрендә, бәйгеләрдә актив катнаша, алдынгы урыннар яулый.

   Бассейныбызда Халык өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Купсанлы сораулар буенча, намаз уку бүлмәсе булдырылды. Спорт сөюче дусларыбыз рәхәтләнеп тренажёр залында шөгыльләнеп, бассейнда йөзеп,  чистарынып чыкканнан соң, намазлар укып, иркенләп ял итә ала. 

       Безгэ узебезнең hәр клиентыбыз якын,кадерле. Халык очен даими атналык,айлык акцияләр үткәрәбез. Төрле бәйрәм, туган көннәргә, бүләк ясау өчен  сертификатлар алу мөмкинлеге бар.

     Тырышып эшләп кенә калмыйбыз, коллектив белән матур яллар да оештырабыз. Бассейнның 15еллыгы унаеннан, Йошкар-Ола шәһәренә экскурсиягә эзерләнәбез. Үзебезнең дус-тату коллективка спорт яратучы, актив, эш сөючән хезмәткәрләр чакырабыз (баш инженер, коткаручы (спасатель), тренер, идән юучы). Сезгә безнең бн эшләргә бик унайлы булачак, дигән ометтә калабыз.

     Сәламәтлеген кайгыртучы барлык Саба халкын ял итәргә, ирекле йөзү һәм фитнес залларга дәшәбез! Без сезне күтәренке кәеф, якты йөз бн каршы алырбыз!

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2216406.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев