Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Башваткыч»та – әфганчылар

6 февральдә «ТНВ» каналында тарихи дата – Әфганстаннан Со­вет гаскәрләре чы­гарылуга 30 ел тулуга багышланган «Башваткыч» тапшыруында ТР хәрби комиссариатының Теләче һәм Саба районнары начальнигы Фәнис Закиров җитәкчелегендә районыбыз әфган­чылары катнашты.

Тапшыруда Әф­ган ветераннары – Эзмә авылыннан Халит Шә­рипов, Сабадан Фәнис Шәмсетдинов, Те­ләчедән Рәис Нуретдинов «Башваткыч» сорауларына җавап эзләү белән беррәттән, әфган хатирәләрен яңарттылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Гомуми дөрес җавапларны исәпләгәч, җиңүче булып Фәнис Шәмсетдинов танылды. Тапшыруның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле зур. Анда бертөркем әфганчылар белән бергә, Шәмәрдән лицееның яшьармиячеләр отряды да катнашты. «Башваткыч» тапшыруын ТНВ планета каналында 16 февральдә – 19.20, “ТНВ”да 17 февральдә 18.00 сәгатьләрдә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев