“Бәхетле авазлар тынмасын!”
Балачак гомернең иң гүзәл, самими чоры.
Балачак гомернең иң гүзәл, самими чоры. Алда нинди генә тормыш зилзиләләре көтеп тормасын, сине әле алар борчымый, син бүгенге көнең белән бәхетле! Бигрәк тә уку елы тәмамланып, җәйге каникул башланган көннәрдә күңелләрдә хисләр ташкыны кайный. Алда чиксез хыяллар, шатлыклы көннәр, күңелле сәяхәтләр... 1 июнь- Балаларны яклау көне дә районыбызда зур бәйрәм чаралары белән билгеләп үтелде. Мәктәпләр каршында эшләп килүче ял һәм хезмәт лагерьларында, мәдәният учакларында бу көн гадәттәгегә караганда да шау-шулы, күңелле узды. Ә кичкә таба бәйрәмнең иң зурысы Сабаның “Гаилә” ял паркына күчте. Биредә Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар көче белән әзерләнгән “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Танатана башланганчы ук паркта күңелле мәшәкать хөкем сөрде. Бәби күтәргән әниләр, әтиләр, оныкларын җитәкләгән әбиләр сабыйларының күңелен күрергә ашыкты. Паркта гамәли һәм техник иҗат күргәзмәләре эшләде. Балалар мастер-классларда катнашты, буяулар белән рәсем ясау, агач эшләнмәләргә рәсем төшерү, оригамидан курчаклар ясау, мозаика җыярга өйрәнделәр. Янәшәдә генә тәм-томнар, баллы сулар сатучы сәүдә нокталары эшләде. Балалар аттракционнарда күңел ачты, өлкәннәр аралашты, ял итте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның котлау сүзләре белән башланып китте. “Барыгызны да җәйнең беренче көне белән тәбрик итәм. Сабабызның шушы ямьле ял итү урыннарында туйганчы уйнап, сәламәтлекләрегезне ныгытып, яңа уку елына зур көч тупларсыз дип ышанам. Атна саен паркта күңелле чаралар узачак, барыгызны да көтеп калабыз, каникулны матур гына, хәвеф хәтәрсез үткәрергә язсын!” диде ул. Һәм төрле конкурсларда Гран-при һәм лауреат дипломы ияләренә район башлыгының һәм мәдәният бүлегенең рәхмәт сүзен һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Сәнгать мәктәбе укучылары уку елы дәверендә 72 конкурста 383 призлы урын алып, шуларның 7се Гран ПРИ иясе булган. Бәйрәм барышында барлыгы 300 укучы һәм аларның остазлары тәбрикләнде. Алга таба тамашачылар иҗат коллективларының, биючеләрнең, төрле уен коралларында уйнаучыларның, вокалистларның искиткеч матур чыгышларын карап хозурландылар. “Бу бәйрәмгә кызым, оныкларым белән килдем. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә 6 оныкның, 3 оныкчыкның яраткан әбисе мин. Концертта 5 класста укучы оныгым Камилла ике бию биеде, шуны да күрәсем килгән иде. Бик канәгать калдым. Үзем төп чыгышым белән Әгерҗе районыннан, өлкәнәйгәч, кызларым монда үзләренә яшәргә алып килделәр. Сабаны бик яратам, монда яшәвем белән горурланам. Без мондый матурлыкны күреп үсмәдек бит. Туган җиремне алай бик сагынып яшим дип әйтә алмыйм, авылыбыз бетеп бара, мәктәп юк, фермалар юк, җирләр буш тора. Бүгенге көндә шушы балаларым бәхетенә куанып яшим. Инде исәп-хәсрәтләрен күрергә язмасын, һәркемгә имин тормыш, бәхетле киләчәк телим” - дип уртаклашты бәйрәмне тамаша кылучы Сәлимә апа Гыйззәтуллина. Бәйрәм концерты мәдәният йорты артистлары чыгышлары һәм күмәк биюләр белән дәвам итте. Паркта караңгы төшкәнче шатлыклы авазлар тынмады. Җәйге көннәрдә генә түгел, гомер буе тынмасын, туктамасын иде бу бәхетле авазлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев